Су буенда кыяк үлән

Су буенда кыяк үлән
Язын булмый торгандыр.
Бәлки ул да таңнар белән
Мине уйлый торгандыр,
Мине уйлый торгандыр.

Соңгы яфрак (икенче вариант)

Көз җиткәнен күрәм яфраклардан…
Елый-елый җиргә иңәләр.
Моңсу рапсодия… Саргылт әҗәл
Тереклекне шулай җиңәләр.

Соңгы яфрак (беренче вариант)

Җил очыра, аера яфракларны,
Ташлый суга, илтә учакка.
Кеше язмышлары, тормыш көзе
Чагылып китә миңа шул чакта.

Сихри иртәләр

Тагын бер таң атты — дөнья матур,
Сандугачлар сайрый күңелдә…
Гүя, җәннәт ишекләрен ачкан,
Фәрештеләр кунган иңемә.

Сирень чәчәкләре (Ак сиреннәр)

Мине сагынып килер юлларыма
Сирень чәчәкләрен сибәрсең.
Мин яратам, бәгърем, сирень чәчәкләрен,
Берсен миңа өзеп бирерсең.