Су буенда — каенлыкта

Озын юллар ялгыз узып
Ике елга монда тоташкан.
Су буенда — каенлыкта
Минем бәхет кошым адашкан.

Су буенда — каенлыкта
Өметләрем өзелде.
Сагыш белән тулган көннәр
Еллар булып тезелде.

Аланлыкта җыйган идем
Зәнгәр чәчәкләрнең бәйләмен.
Еллар узгач су буена
Кабат кайтырмын дип белмәдем.

Су буенда — каенлыкта
Йөргән идем ялгызым,
Әллә китеп су буеннан,
Әллә кайтып ялгыштым.

Шул ук алан, каеннарым,
Әйтерсең лә мине таныйлар.
Зәнгәр чәчәкләрем боек
Минем хисләремне аңлыйлар.

Су буенда йөргән чакта.
Мине сагынып искә ал.
Каеннарның моңнарында
Минем сагышларым бар.

Оставьте комментарий