Күзләремә кара (икенче вариант)
Уемны беләсең килсә,
Кара син күзләремә.
Күңелем кыллары нечкә,
Гәҗәпләнә күз яшемә.
Уемны беләсең килсә,
Кара син күзләремә.
Күңелем кыллары нечкә,
Гәҗәпләнә күз яшемә.
Битләреңнең сипкелләрен
Саныйм әле, саныйм әле.
Сине көтеп олыгаям,
Бер туйганчы карыйм әле.
Күбәләкләп яуган ап-ак карлар
Килеп куна битем очларына
Күзләремдә ай һәм йолдыз нуры,
Бөтереләм хисләр кочагыңда.
Сорый алсаң сөйләр идем
Очраган хәлләремне.
Яшь белән юып бетердем
Күземнең зәңгәрлеген.
Күзгә никтер йокы керми һаман,
Сәбәбе ни, һич тә белмимен.
Айлы төндә карап йолдызларга,
Иң яктысын гына эзлимен.
Яшь аралаш елмайдым мин,
Син — бит минем бәгырем.
Сине күреп еладым мин,
Ихтыярсыз күз яшем.
Син ураган юлны мин урыймын,
Эзләреңә түгәм күз нурын.
Син сулаган язны мин сулыймын,
Син ураган юлны мин урыймын,
Эзләреңә түгәм күз нурын.
Син сулаган язны мин сулыймын,
Кайда соң син, үзең, күз нурым?
Дөнья киң, юл иркен, көннәр чуак
Тоелмас иде һис бер кайчан,
Миңа көч, сүнмәс дәрт, илһам биреп,
Күз алларымда син тормасаң.
Атлыйсың белеп кенә,
Матур иттереп кенә.
Ничек шулай килештереп,
Сөйлисең көлеп кенә?