Күзләремә кара (өченче вариант)

Битләреңнең сипкелләрен
Саныйм әле, саныйм әле.
Сине көтеп олыгаям,
Бер туйганчы карыйм әле.

Күзләремә карале бер,
Оялмале, оялмале.
Никах төне үткәрүләр
Хыял мәле, хыял мәле?
Никах төне хыял мәле?

Үпкән, кочкан, җилгә очкан,
Иренеңнән үбим әле.
Оялганда кызарасың,
Күрим әле, күрим әле.

Күзләремә карале бер,
Оялмале, оялмале.
Никах төне үткәрүләр
Хыял мәле, хыял мәле?
Никах төне хыял мәле?

Үтәр яшьлек, үкенмәслек
Булсын әле, булсын әле.
Иреннәрең тәме белән
Хисләребез тулсын әле.

Күзләремә карале бер,
Оялмале, оялмале,
Никах төне үткәрүләр
Хыял мәле, хыял мәле?
Никах төне хыял мәле?

Оставьте комментарий