Арышлар

Оныта алмыйм һаман,
Газапланам, янам,
Инде кайда гына йөрмәдем.
Күңелемдә арыш —
Сары сагыш.
Башак шавын ишетәм төннәрен,
Узса җилләр исеп,
Дулкынлана ничек,
Офыкларга җитеп офыктан.
Күпме җырлар оттым
Һәм оныттым,
Тик арышлар җырын онытмам,
Дулкынлана арыш,
Басуларда сагыш,
Көннәр инде көзгә авышкан.
Авылым кырларына
Мин һаман да
Сезне сагынып кайтам, арышлар.

Яшьлегем тугае

Ничәнче мәртәбә
Нурланып яз килде,
Тургайлар канатын кагынды.
Күзләрең сагышлы,
Дип әйтте бер тургай,
Нишлим соң, тургаем, сагындым.

Язгы су гөрләде

Әйтмәде сүзләрең, әйттеләр күзләрең
Беренче хисләрең дөрләвен.
Сереңне әйтмәдең, әйтмәдең сереңне,
Язгы су гөрләде, гөрләде язгы су.

Моңлы гармун (икенче вариант)

Утлар сүнә тагын урамнарда,
Таңга чаклы авыл тын кала.
Тик кайдадыр ярсу хискә бирелеп
Ялгыз гармун гына моңлана.