Син елмаеп бер карасаң,
Көз әйләнә ямьле язга.
Сине күрсәм, дөнъя тула,
Яктылыкка, моңга, назга.
Ышануым кыен хәтта,
Җирдә ап-пак карлар ята.
Ә бит минем, күңелемдә,
Язгы гөлләр чәчәк ата.
Сандугачлар күңелемдә,
Оя корып, торып, калган.
Сиңа булган хисләремне,
Алар матур җырга салган.
Ышануым кыен хәтта,
Җирдә ап-пак карлар ята.
Ә бит минем, күңелемдә,
Язгы гөлләр чәчәк ата.
Кар буранны, кош дип тормый,
Күкрәгемдә кояш балкый.
Яшьлек дәртле, сөю кисе,
Сүрелмәс, гомер бакый.
Ышануым кыен хәтта,
Җирдә ап-пак карлар ята.
Ә бит минем, күңелемдә,
Язгы гөлләр чәчәк ата.