Язгы романс

Язлар белән син килерсең төсле,
Мин язларга шундый ышанам.
Язлар җитсә, ташый мәхәббәтем,
Язлар җитсә, ташый мәхәббәтем,
Минем күңел язга охшаган.

Язлар үтәр, сүнмәс безнең хисләр,
Мин бит сиңа шундый ышанам.
Ялгыз җанда көз җилләре исә,
Ялгыз җанда көз җилләре исә,
Ялгыз җаннар көзгә охшаган.

Язгы кичләр, уртак назлы хисләр,
Безнең сөю язда башланган.
Саф мәхәббәт мәңге дәвам итәр,
Саф мәхәббәт мәңге дәвам итәр,
Мин язларга шундый ышанам.

Оставьте комментарий