Язгы чәчкәм

Нурлар чәчкән йолдызларым,
Челтәр булып күкне ялмаган.
Эзлимен сине, язгы чәчкәм,
Ак томаннар сине каплаган.

Күзләреңдә якты йолдыз,
Йөзләреңдә сөю хисләре.
Йөрәгемнең чишмәсе син,
Чәчәкләрнең синдә исләре.

Йондызларын саный — санаый,
Ай да йөзә зәңгәр күгендә.
Барлык эшләремне ташлап,
Киләм әле сиңа бүген дә.

Кирәк булса, әгәр, чәчкәм,
Бирермен йөрәгемне.
Жәлләмимен синең өчен
Иң кадерле булган җанымны.

Күрсәң, әгәр, синең өсен
Йөрәгемдә янган күмерне.
Әлдә Ходай сине биргән,
Яшәр өчен калган гомерне.

Язгы ташкын таныштырды,
Бердәм булгач безнең теләкләр.
Бер — беребезгә терәк булып,
Мәңге бергә типсен йөрәкләр.

Оставьте комментарий