Яратам (икенче вариант)

Мин фәрештә, Ходай мине җирдә
Сине саклар өчен яраткан.
Минем күзләр синең күзләреңдә,
Саф куңелең өчен яратам.

Яраланган йөрәк

Сүз йөретмә, гөнаһыннан курык,
Кеше сүзе — кеше үтерә.
Яман күзләрдән, гайбәт сүзләрдән
Йөрәкләргә хәнҗәр ут керә.

Яра

Ак каенның йөзен, телеп,
Исемемне язгансың.
Йөрәктәге сагышыңны,
Бүлеп аңа салгансың.
Юларымның шул тирәдән,
Үтәрен белдең микән.
Җанымны бер кояр өчен,
Каенны телдең микән.
Син янасың, мин янамын,
Икебез дә бер яра.
Ак каенның тәнемдә яра,
Үкенеч кебек кара.