Иркәм йөргән серле бакчалардан
Кызыл чәчәк алып кулыма,
Мәхәббәткә юрап таҗын өзәм,
Сибә киләм аның юлына.
Ярата-яратмый,
Ярата-яратмый…
Юк, бу чәчәк дөрес аңлатмый,
Мөмкин түгел, иркәм, яратмый.
Беләм инде, сөя бит ул мине.
Тик нигәдер йөрәк аңламый.
Кулларыңа кызыл чәчәк ал да,
Тагын бер кат сынап кара да.
Яратмый-ярата.
Яратмый-ярата…
Менә монысы дөрес аңлата,
Йөрәк сагышларын тарата.
Кызыл чәчәк — мәхәббәт билгесе,
Кулларыма җыеп алыйм да.
Чыгам, иркәм, юлларыңа кабат
Сөюеңне сынап карыйм да.
Ярата-яратмый,
Ярата-яратмый…
Юк, бу чәчәк дөрес аңлатмый,
Мөмкин түгел, иркәм, яратмый.
Яратмый-ярата.
Яратмый-ярата…
Менә монысы дөрес аңлата,
Йөрәк сагышларын тарата.