Яра

Ак каенның йөзен, телеп,
Исемемне язгансың.
Йөрәктәге сагышыңны,
Бүлеп аңа салгансың.
Юларымның шул тирәдән,
Үтәрен белдең микән.
Җанымны бер кояр өчен,
Каенны телдең микән.

Син янасың, мин янамын,
Икебез дә бер яра.
Ак каенның тәнемдә яра,
Үкенеч кебек кара.

Үткәннәрне кайтарырлык,
Юк шул хәзер юллары.
Яфракларның шаулавында,
Яшьлегемнең моңнары.
Каен-каен, каен, каен,
Әрнисең, сызланасың.
Йөрәгемдә хәтирәләр,
Әйт миңа кузлана соң.

Син янасың, мин янамын,
Икебез дә бер яра.
Ак каенның тәнемдә яра,
Үкенеч кебек кара.

Оставьте комментарий