Саубуллашу (беренче вариант)
Килдек сезгә, килдек, дуслар,
Җырыбызны бүләк итәргә.
Сез дусларның алкышларын,
Җан җылысын алып китәргә.
Килдек сезгә, килдек, дуслар,
Җырыбызны бүләк итәргә.
Сез дусларның алкышларын,
Җан җылысын алып китәргә.
Ак алъяпкычларда ак канат,
Күңел оча, гүя, акчарлак.
Ак канат иңнәрдә,
Җилферди җилләрдә,
Күңел оча ерак җирләргә.
Шаян җил, иркә җил иркендә яктырып,
Йолдызлар калсыннар, янсыннар!
Күңелем, ишегем гел ачык җилләргә, —
Ашкынам мәхәббәт каршына!
Утлар сүнәр тиздән бу залларда,
Алкышлар да тынар, җырлар да.
Җырланачак яңа җырларыбыз
Чакыра безне ерак юлларга.
Җитәкләп барырга парым бар, парым бар,
Гомергә сайлаган ярым бар, ярым бар.
Куркытмас давыллар, куркытмас явымнар
Мине дә, аны…
Мине дә, аны…
Чөнки бит янымда
Гомергә сайлаган ярым бар.
Синең белән шундый рәхәт миңа
Сүз әйтергә телем бәйләнә.
Көлемсерәп тик бер карасаң да
Салкын кышым язга өйләнә.
Кояшта тудың микән,
Йолдызда тордың микән?
Өйгә ай кергәнме дисәм,
Ул синең нурың икән.
Бик биектә, еракларда,
Җемелдиләр йолдозлар.
Кайларда сез дус егетләр,
Кайларда сез дус кызлар?
Сабан туе — хезмәт туе,
Шатлык һәм бәхет туе, шул;
Уйнап, биеп, җырлап, көлеп,
Бәйрәм итик көн буе.
Мине вакыт тагы ашыктыра,
Заман җиккән ярсу атларын.
Язмыш мине, кайда ташласа да,
Сагынырмын сезне, дусларым.