Сердәшем

Җитәкләп барырга парым бар, парым бар,
Гомергә сайлаган ярым бар, ярым бар.
Куркытмас давыллар, куркытмас явымнар
Мине дә, аны…
Мине дә, аны…
Чөнки бит янымда
Гомергә сайлаган ярым бар.

Серләшсәм, янымда сердәшем, сердәшем,
Мәңгегә туймабыз сөйләшеп, сөйләшеп.
Бәхетем ул минем, шатлыгым шул минем.
Бәхет янәшә,
Бәхет янәшә булыр, без яшәсәк
Гел шулай көлешеп,
Гел шулай көлешеп, серләшеп.

Җырласам, янымда тыңлаучым,
Тыңласам, янымда җырлаучым.
Кем безне көнләмәс,
Кем җирдә теләмәс
Яшәргә гомергә серләшеп,
Җырлашып!

Оставьте комментарий