Гомерләр утеп бара

Дулкынланып ярсып аккан
Агым суларга син кара.
Шул агым суларга охшап
Гомерләр үтеп бара.

Алга таба барган саен
Кыскара һаман ара.
Гомерләр үтеп бара шул,
Гомерләр үтеп бара!

Еллары салып өлгергән
Йөрәкләргә күпме яра.
Ни булса да авыр дими
Түзәргә генә кала.

Алга таба барган саен
Кыскара һаман ара.
Гомерләр үтеп бара шул,
Гомерләр үтеп бара!

Кайчак шатлыгын татыта,
Кайчак кайгыларга сала.
Белеп булмый, күпме кала,
Гомерләр үтеп бара.

Алга таба барган саен
Кыскара һаман ара.
Гомерләр үтеп бара шул,
Гомерләр үтеп бара!

Оставьте комментарий