Аңлый алмыйм, нигә шулай
Җир өстенә яшь кан коела?
Күкрәп килгән күркәм кояшлы яз
Бик күпләргә көздәй тоела.
Эйтче, Ходай, нигә шулай
Гаделлек бетсә ни дөньяда?
Бу буталу, ызгыш, каргыш, сугыш
Төтен серәп тулган дөньяга.
Кемгә кирәк атом бомбалары,
Кемгә кирәк сугыш кырлары?
Кеше туган җирдә, яшәр өчен,
Кирәк бары — дуслык жырлары!
Аңлашырга кирәк, дуслашырга,
Кирәким ул — «Җирдә — кан коеш!»
Зәңгәр күктә кояш көлеп торсын,
Бер кайчан да булмасын сугыш!
Тыныч картлык килсен олыларга,
«Түкмәсен — яшь! «— газиз аналар!
Күгәрченнәр күктә канат каксын,
Шат-бәхетле үссен балалар!