Тынычлык кошлары гөрләсен!

Күңелле булырмы чәчәкләр
Назланып кояшка батмаса,
Яз килгәч ярлардан моңаеп
Челтерәп гөрләвек атмаса?

Мин телим бары тик иминлек —
Суыма, күгемә, җиремә!
Ә нишләп кошлары гөрләсен?!
Яз җыры таралсын илемә!

Шатлыклы булырмы ул көннәр
Ашкынып тынычтан атмаса,
Табышып үз күлен кыр казы
Каңгылдап киредән кайтмаса?

Мин телим бары тик иминлек —
Суыма, күгемә, җиремә!
Ә нишләп кошлары гөрләсен?!
Яз җыры таралсын илемә!

Сөенеч булырмы аналар
Елмаеп баласын кочмаса,
Канатын кагынып иркә кош
Аң кошы сандугач очмаса?

Мин телим бары тик иминлек —
Суыма, күгемә, җиремә!
Тынычлык кошлары гөрләсен,
Яз җыры таралсын илемә!

Оставьте комментарий