Тәрәзәңә пәрдә корма бүген

Тәрәзәңә пәрдә корма бүген,
Керим таң нурына уралып.
Керфегеңдә төшми калган тамчы,
Алыйм шуның тозын аралап.

Тәрәзәңне ачык калдыр әле,
Назлы җилләр булып исәрмен.
Мендәреңә сибеп иркәләргә,
Ефәк толымыңны сүтәрмен…

Бисмилла дип кенә төшерсәңдә,
Шул сүз белән өрсәң шәмеңә.
Уң фәрештәң булып кына килеп,
Сокланырмын балкыш тәнеңә…

Тәрәзәңне ачык калдыр әле,
Назлы җилләр булып исәрмен.
Мендәреңә сибеп иркәләргә,
Ефәк толымыңны сүтәрмен…

Тәрәзәңне шикләнмичә генә,
Ачык калдыр әле төнеңдә.
Сөю булып, саркып сагалармын,
Бәхет булып калыйм өнеңдә.

Тәрәзәңне ачык калдыр әле,
Назлы җилләр булып исәрмен.
Мендәреңә сибеп иркәләргә,
Ефәк толымыңны сүтәрмен…

Оставьте комментарий