Тыныч кына сызлып таңнар ата,
Имин көннәр юрап дөньяга!
Яралар да төзәлделәр кебек…
Язлар булып кояш елмая!
Тик хәтер бар, хәтер ул мәңгелек —
Яшәү дә ул хәтер, сулыш та…
Кулларымны йөрәгемә куеп,
«Мин юк!» — диям сугышка!
Шартлау тавышлары ишеткән юк,
Бәйрәм саен ата салютлар…
Атышлар да безне урап узды,
Күргәзмәдә генә танклар..
Э хәтер бар, хәтер — тере hәйкәл!
Онытмабыз аны ялгыш та…
Хәтеремне сүнмәс маяк итеп,
«Мин юк!» — диям, сугышка!
Илебездә гел тынычлык булсын!
Урап узсын афәт — кайгылар!
Әтиләрсез ятим усмәсеннәр,
Тик бәхетле булсын сабыйлар!
Сугыш калсын хәтерләрдә генә!
Коелмасын каннар ялгыш та…
Кайтмый калганнарга дога итеп,
«Мин юк!» — диям, сугышка!