Исеңә төшәрмен
Сызып ташлап мине хәтереңнән,
Оныттым дип гомер итәрсең.
Очрый калсам әгәр (ялгыш) урамнарда,
Күрмәмешкә салышып китәрсең.
Сызып ташлап мине хәтереңнән,
Оныттым дип гомер итәрсең.
Очрый калсам әгәр (ялгыш) урамнарда,
Күрмәмешкә салышып китәрсең.
Бик еш төштә күрәм иске өйне,
Иске өем — бала чакның йөзе.
Үткәннәрне күрсәм иске өйдә
Якты уйлар үзәгемне өзә.
Яздан киттем,
Наздан киттем,
Синән киттем
Ятим иттем
Йөрәгемне.
Уф, йөрәгем, дигән чакта
Җилләр булып исәрмен.
Бик ямансу чакларыңда
Исләреңә төшәрмен.
Исмә әле җил, исмә әле.
Җаннарымны кисмә җил.
Ул болай да онытылмый.
Ул болай истә гел.
Ул болай да онытылмый.
Ул болай истә гел.
Япь-яшь егет җырлый,
Күңеле ник ярсый?
Нигә көе өзә бәгырьне?
Читтә гомер итсәң,
Туган яктан искән
Җилләренә тикле кадерле.
Үтмәс тесле иде бергә чаклар,
Мәңгелек җәй иде йөрәктә.
Кошлар китеп бара безнең яктан,
Моң калдырып туган төбәктә.
Исәнмесез, гашыйк тургайларым,
Исәнмесез, ачык кырларым.
Сайрамагыз әле өздерепләр,
Өзәсез бит күңел кылларын.
Исәнмесез, таптар сукмакларым,
Исәнмесез, кайтыр юлларым.
Үземнең дә алда юлларыма
Килеп чыга яңа җырларым.
Төштем инеш буена,
Суда таллар коена.
Син дә бүген тал янына
Килерсең күк тоела.
Чыклы, чәчкәле болында
Таңнар аттырсак икән.
Сандугачлар да кавыша,
Без дә кавышсак икән.