Исмә әле җил

Исмә әле җил, исмә әле.
Җаннарымны кисмә җил.
Ул болай да онытылмый.
Ул болай истә гел.
Ул болай да онытылмый.
Ул болай истә гел.

Исмә әле җил, исмә инде.
Тын гына тор, тик кенә.
Таралма шул сагышларым,
Җилләр исә дип кенә.
Таралма шул сагышларым,
Җилләр исә дип кенә.

Исмә әле җил, исмә димен.
Телгәләмә җанымны.
Сагынмый бу, дисеңмени,
Җилләр кебек чагымны.
Сагынмый бу, дисеңмени,
Җилләр кебек чагымны.

Исмә әле җил, исмә димен.
Болай да әрни күңел.
Исең-акылың китәрлек
Сагынган чагым минем.
Исең-акылың китәрлек
Сагынган чагым минем.

Оставьте комментарий