Йөрәк сере

Давылларда очты ал яулыгым, Бәлки, табалырсың ишкәен. Яшьләй сөйгән ярым ятка калды, Әйтегезче, дуслар, нишләем? Аның йөрәге дә юксынудан Сызланадыр кебек гомергә. Ара ераклаша, тик нигәдер Кавышырбыз кебек күңелгә. Ник моң булып кердең тормышыма, Нур сипмәгәч таңнар аткандай? Әмма сүнмәс рухым һаман көчле, Дәрья суы ташып аккандай.

Кавышыйк

Сагындым, сагындым, сагындым
Син кайда, син кайда, син кайда
Бер көнне очрашып
Бер көнне табышып
Мәңгегә кавышыйк без әйдә

Кагылмагыз ялгыш

Җаным тулы сагыш,
Кагылмагыз ялгыш,
Яшем тора атылып чыгарга.
Сорамагыз, нигә
Йөрәк әрни, көя.
Ничек кенә, ничек чыдарга?

Исеңдәме?!

Исеңдәме һаман, ул чәчәкле ялан,
Такыяләр үрдек бергәләп,
Шатлыктан без очтык, бар дөньяны кочып,
Син идең бер — сихри күбәләк.