Иске өй

Бик еш төштә күрәм иске өйне,
Иске өем — бала чакның йөзе.
Үткәннәрне күрсәм иске өйдә
Якты уйлар үзәгемне өзә.

Иске өйне бик еш төштә күрәм,
Иске өйне бик еш төштә күрәм.

Таралыштык канатыбыз ныгып,
Кайткылыйбыз сирәк, бик сагынып.
Гел кайтабыз туры яңа өйгә,
Төгәлмәгән дөнъя кайткан көйгә.

Иске өйне бик еш төштә күрәм,
Иске өйне бик еш төштә күрәм.

Иске өем, ул бит кош оясы,
Дәү әтием, әткәемнең ягы.
Иске өем базар ыгы — зыгы,
Әнкәйнең дә әле япь — яшь чагы.

Иске өйне бик еш төштә күрәм,
Иске өйне бик еш төштә күрәм.

Оставьте комментарий