Вәгъдә бирдең

Син өзәсе алмалар да
Пешә көзен.
Алмагачлар елый гүя
Уып күзен.
Кайтырмын, дип биргән идең
Вәгъдә безгә,
Тору кирәк иде, әткәй,
Әйткән сүздә!

Истанбул

Япь-яшь егет җырлый,
Күңеле ник ярсый?
Нигә көе өзә бәгырьне?
Читтә гомер итсәң,
Туган яктан искән
Җилләренә тикле кадерле.

Вәгъдә (беренче вариант)

Таң атканда, салкын чишмә буенда,
Очраштык без иркәм белән тагын да.
Күктә болыт тулган иде,
Сандугач та тынган иде,
Без аерылып киткән чагында.

Кояш шәһәре

Ташкентта да төяп куймаганнар,
Мал табалар түгеп тир белән,
Күк капусы ачылганны көтеп,
Алданганнарны да мин беләм.