Исәнмесез (беренче вариант)

Исәнмесез, гашыйк тургайларым,
Исәнмесез, ачык кырларым.
Сайрамагыз әле өздерепләр,
Өзәсез бит күңел кылларын.
Исәнмесез, таптар сукмакларым,
Исәнмесез, кайтыр юлларым.
Үземнең дә алда юлларыма
Килеп чыга яңа җырларым.

Исәнмесез, җилләр, туган җилләр,
Кайтып килә сезнең улыгыз.
Һәммәгез дә, шөкер, исән икән,
Моннан соң да исән булыгыз.

Исәнмесез, якташ каеннарым,
Исәнмесез, талгын талларым.
Менә тагын кайттым яныгызга,
Сөйләшербез әле калганын.

Исәнмесез, җилләр, туган җилләр,
Кайтып килә сезнең улыгыз.
Һәммәгез дә, шөкер, исән икән,
Моннан соң да исән булыгыз.

Оставьте комментарий