Исләреңә төшәрмен

Уф, йөрәгем, дигән чакта
Җилләр булып исәрмен.
Бик ямансу чакларыңда
Исләреңә төшәрмен.

Син йөрегән юлларыңда
Чәчәк булып үсәрмен.
Өзәм, диеп үрелгәндә
Исләреңә төшәрмен.

Ай нурыннан күзләреңә
Сагыш булып күчәрмен.
Яшьлегеңне сагынганда
Исләреңә төшәрмен.

Яшьлегеңне сагынганда
Исләреңә төшәрмен.
Яшьлегеңне сагынганда
Исләреңә төшәрмен…

Оставьте комментарий