Исемеңне язган идем

Исемеңне язган идем
Кышын яуган карларга,
Алар түзми эреп акты
Инде әллә кайларга.

Калса калыр миннән бары
Күмер генә, көл генә —
Исемеңне язып куйдым
Йөрәгемнең түренә…

Исемеңне үргән идем
Кырда үскән гөлләрдән —
Гөлләр көеп сибелделәр,
Таралдылар җилләргә.

Калса калыр миннән бары
Күмер генә, көл генә —
Исемеңне язып куйдым
Йөрәгемнең түренә…

Исемеңне нурлар белән
Күлләргә язган идем,
Күлләр кибеп камышларны
Кайгыга салган инде.

Калса калыр миннән бары
Күмер генә, көл генә —
Исемеңне язып куйдым
Йөрәгемнең түренә…

Оставьте комментарий