Сагынуларың әгәр чиктән ашса
Аңламадың микән мине чынлап,
Сер бирмәдең микән аңлап та…
Син киткәннән бирле шуны уйлап,
Ямансулап йөрим аулакта.
Аңламадың микән мине чынлап,
Сер бирмәдең микән аңлап та…
Син киткәннән бирле шуны уйлап,
Ямансулап йөрим аулакта.
Карашымны кара төнгә төбәп,
Сагынуымны сиңа юлладым,
Синең тарафлардан, кайталмам дип,
Өзем әйләнергә кыймадым.
Челтерәп аккан чишмәле,
Айлы, кояшлы ягым.
Кем генә сагынмый икән
Әкияттәй бала чагын.
Бергә чакның кадрен белеп кенә
Бергә үтик әле юлларны!
Бергә чакта әйдә җырлыйк әле
Сузыйк әле безнең җырларны!
Сагынырсың әле син дә бер,
Искә төшәр юләр яшьлегең.
Йөгереп, килеп, кочкан итеп,
Күрсәтер йокыңда төшләрең.
Сагынырсың минем кулларымны,
Үткәнеңне уйлап әченсәң,
Миннән башка бер кем шулай назлап
Сөймәгәндер йомшак чәчеңнән.
Һавадагы ак болыттан
«Син кайдан?» — дип сорадым.
Шул болыттан тамчы тамып
Керфекләрем чыланды.
Кыйбла якка искән җилдән
«Син кайдан?» — дип сорадым.
Шул җил мине, чәчләремнән
Җәйнең баллы таңнарында
Сагынам ап-ак карны.
Утлы куздәй йөрәгемә
Шуннан зур дәва бармы?
Сагынам, сагынам ак карны,
Сагынам, сагынам син-ярны.
Гөл чәчәкләрен өзәм мин,
Юлларына тезәм мин;
Бик сагындым, бәгырем,
Бик сагындым сине,
Әле дә ничек түзәм мин
Чит җирләрдә бигрәк тә
Ямансу була икән.
Таң аттымы, туган ягың
Җыр булып туа икән.