/Гаяз Исхакыйга багышлана/
Һавадагы ак болыттан
«Син кайдан?» — дип сорадым.
Шул болыттан тамчы тамып
Керфекләрем чыланды.
Кыйбла якка искән җилдән
«Син кайдан?» — дип сорадым.
Шул җил мине, чәчләремнән
Маңгаемнан сыйпады.
Һавадагы аккошларга
Эндәшергә кыймадым.
Тамып калган каурыйларын
Мин тезләнеп җыйнадым.
Сагышларым, хәсрәтләрем
Күкрәгемә сыймады.