Сагынырсың (икенче вариант)

Сагынырсың әле син дә бер,
Искә төшәр юләр яшьлегең.
Йөгереп, килеп, кочкан итеп,
Күрсәтер йокыңда төшләрең.

Сагынырсың, сагынрсың әле син дә бер,
Йөгереп, килеп, кочкан итеп,
Күрсәтер йокыңда төшләрең.

Сагынырсың әле тагын бер,
Кергәч тә йөзеңә күзләрең.
Сагыштан агарган чәчләрең
Күзеңнән китерер яшьләрең.

Сагынырсың, сагынырсың әле тагын бер,
Сагыштан агарган чәчләрең
Күзеңнән китерер яшьләрең.

Сагынырсың әле син дә бер,
Тере җан сагынмый тора алмый.
Тик булмас кайтарып яшьлекне,
Язмышны бер кем дә бора алмый.

Сагынырсың, сагынрсың әле син дә бер,
Тик булмас кайтарып яшьлекне,
Язмышны бер кем дә бора алмый.

Оставьте комментарий