Яз гына урамда

Яз гына урамда, яз гына!
Җаннарны җылытырлык наз гына.
Син барда азынган күңел дә
Нигәдер гел сине сагына.
Яз гына урамда, наз гына…

Яз кайтырмын

Яз кайтырбыз, диеп, киек казлар
Каңгылдашып очып киткәндә,
Назлы сөю булып, тәрәзәңә
Көзге җилләр килеп чирткәндә,
Бигрәк ямансулап йөрерсең —
Төшләреңдә мине күрерсең!

Хисләргә бирелә идем мин

Хисләргә бирелә идем мин,

Хыялга күмелә идем мин.
Үрелеп буйларым җитмәстәй
Гөлләргә үрелә идем мин.
(Мәхәббәт җылысын тойсам да,
Ул чакта бөредә идем мин.)