Язга өндәү

Уйчан карлар ява, ява,
Җирләрне күмә икән.
Урманнардан, болыннардан
Эзеңне эзлим, иркәм.

Сагышлардан күңелем тулды,
Хисләр ташудай икән.
Карлар аша сузам кулны,
Былбыллы язлар көтәм.

Көртләр ерып атлар чаба,
Пар атта — күңел җилкән.
Күзләрем гел алга бага,
Алда син түгел микән?!

Ак буран эченә кереп,
Кушылыйк икәү, жаным!
Умырзая гөле сыман,
Балкытыйк язның таңын!

Оставьте комментарий