Язган идем исемеңне

Язган идем исемеңне
Яңа яуган карларга.
Карлар эреп агып китте
Инде әллә кайларга,
Инде әллә кайларга.

Исемеңне нурлар белән
Күлләргә язган идем.
Күлләр кибеп камышларны
Кайгыга салган иде,
Кайгыга салган иде.

Исемеңне үргән идем
Кырда үскән гөлләрдән.
Гөлләр кибеп таралдылар
Сибелделәр җилләргә,
Сибелделәр җилләргә.

Калса калыр миннән бары
Күмер генә, көл генә.
Исемеңне язып куйдым
Йөрәгемнең түренә,
Йөрәгемнең түренә.

Оставьте комментарий