Казансудан томан күтәрелә,
Күр әле, күр, җирдә ак болыт.
Күтәрелә күккә ак томаннар,
Җирнең ап-ак сәламе булып.
Казансуның ап-ак томаннары
Күтәрелә зәңгәр күкләргә.
«Ак томандай хыял таралды», — дип,
Кемнәр сөйләр икән кемнәргә?
Казансудан томан күтәрелә,
Тын иртәгә гүзәллек биреп.
Ак томаннар ак болытлар булып
Кайтыр әле илләрне гизеп…