Үткәннәргә тагын кайттым

Үткәннәргә тагын кайттым әле
Тарайганнар таныш урамнар.
Эзләреңне синең күптән инде
Күмеп киткән карлы бураннар.
Кышкы юлда юк шул тузаннар.

Һәрвакыт күңелемдә

Онытылып куям мин,
Сагынып туялмыйм,
Эндәшәм исмеңне
Чит-ятка кайчакта.
Күңелне тыям мин,
Йөрәкне тыялмыйм,
Белсәм дө ул көннәр
Калганын еракта.

Ә хәзер соң инде

Хыялымда йөргән бердән-берем,
Ялгыш кына булдың ятларга.
Белми калдың, насыйп булмагандыр,
Хисләремне минем аңларга…
Миннән өлгер берәү, күреп алып,
Ялкынында сине көйдергән,
Тәмле телле, башың әйләндереп,
Назларына күмеп сөйдергән…

Әгәр син булмасаң янымда

Челтәр шәл бөркәнә алмагач
Елларның ягымлы язында.
Бер ямең, күрмим мин бакчаның,
Әгәр син булмасаң янымда.

Әйтер сүзем калды йөрәктә

Төнге урам буйлап
Төрле уйлар уйлап,
Җитәкләшеп күпме йөрсәк тә,
Әллә онытылып,
Бер үкенеч булып
Әйтер сүзем калды йөрәктә.