Әйләнеп бер кара

Иркәләп тә сөеп,
«Көт, кайтырмын!» — диеп,
Әйткән сүзең җанда тирбәлә.
Яшьлек ярың кала,
Әйләнеп бер кара!
Үкенерсең, китсәң, ир бала!..

Юлларыңа карап,
Көннәремне санап,
Мин көтәрмен сине өзелеп.
Әйләнеп бер кара!
Яшьлек узып бара,
Очар кошлар кебек тезелеп…

Сөюемнең көчен,
Мәхәббәтнең хисен
Аерылмыйча сизә алмассың.
Яшьлек ярың кала,
Әйләнеп бер кара!
Карамыйча түзә алмассың…

Оставьте комментарий