Шук малайлар

Үсмер чакта без кичләрен
Атлар көттек яланда.
Бергәләп учак ягулар
Хәтерләрдә һаман да.
Еллар узган, йөрәк тузган,
Шук малайлар кайларда?
Сагынып шушы чакларны
Урап кайтам уйларда.

Шомырт чәчәкләре хәтерле

Онытырга сине теләсәм дә,
Оныталмыйм, нигә, әйтимме?
Шомырт чәчәкләре сине хәтерләтә,
Шомырт чәчәкләре хәтерле.

Хәтерлисең микән ул төнне?..

Ай нурында икәү су кердек,
Кул тотынып ярдан сикердек.
Колач җәеп җиңдек дулкынны.
Хәтерлисең микән ул төнне?

Чаллы сиреньнәре

Якты урамнары,
Чәчәк бураннары,
Тальян моңы китә еракка…
Чаллы сиреньнәре,
Айлы ак төннәре
Сөю бүләк итте йөрәккә.

Чаралар юк язмышларга

Исеңдәме, ямьле язда
Сокланыштык йолдызларга.
Тиңдәшләр идек пар былбылларга,
Гашыйклар идек дөньяга.

Үпкәләмә (өченче вариант)

Үпкәләмә миңа, үпкәләмә,
Үпкәлә син көзге җилләргә.
Миңа кала бары сагышлысы, —
Уйларымны җилләр җилгәрә.