Һәрвакыт күңелемдә

Онытылып куям мин,

Сагынып туялмыйм,
Эндәшәм исмеңне
Чит-ятка кайчакта.
Күңелне тыям мин,
Йөрәкне тыялмыйм,
Белсәм дө ул көннәр
Калганын еракта.

Көнен дө, төнен дө
Һәрвакыт телемдә,
Исемең җыр булып
Яңгырый күңлемдә.

Йөрәкне тыялмыйм,
Сагынып туялмыйм,
Эндәшәм исмеңне
Төшемдә кайчакта.
Йөрәктә исемең
Ут-күмер төсле гел,
Җан өрер төсле бер
Ул сүнгән учакка.

Көнен дө, төнен дө
Һәрвакыт телемдә,
Исемең җыр булып
Яңгырый күңлемдә.

———
Бу сүзләргә Зөфәр Хәйретдин дә көй язды.

Оставьте комментарий