Әйтер сүзең әйтеп кал!
Агыйделкәй буйларында
Чәчәк ата карлыган.
Күптән инде күңлем сизә,
Әйтер сүзең бар сыман.
Агыйделкәй буйларында
Чәчәк ата карлыган.
Күптән инде күңлем сизә,
Әйтер сүзең бар сыман.
Әйткән идең: «Әгәр сөя калсаң
Миннән башка берәр бүтәнне,
Сөй… бары тик миннән яхшыракны,
Сөймә ләкин миннән түбәнне…»
Сая елгалары ага,
Текә ярларга тулып.
Агар идем шул якларга,
Чишмә моңнары булып.
Уйланам да хәйран калам,
Гомернең агышына.
Төшенеп тә өлгермәдем
Дөньяның аешына.
Үткәннәргә еллар аша карыйм,
Әниемнең яшь чакларын күрәм.
Чәчләремне сыйпап — сыйпап тарый,
Толымнарга ал тасмалар үрә.
Яулыкларын чөеп бәйләп алган,
Йөгергәләп аш-су әзерли.
Нинди рәхәт әни барда өйдә,
Нинди матур безнең үскән өй.
Авылымнан киткәндә мин
Өзеп алдым әремен.
Чит җирләрдә йөргән чакта
Басар йөрәк әрнүен.
Әтиемне төшләремдә күрәм
Битләремә куя уң кулын
Ул елмаеп күзләремә карый
Сагындынмы, улым, күз нурым?
Әҗегол үстерә
Кызларның сылуын.
Тиңнәре бар микән
Сезгә чит кызларның?
Китәм, диеп ник әйтәсең,
Күңелгә сагыш салып?
Китсең алып китәсең бит,
Ярты йөрәгем алып.