Матур кыз — Хатирә

Хатирәкәй суга барган чакта,
Матур кыз, сылуым Хатирәм,
Җилләр сыйпый, һай, башыннан,
Хатирәкәй, төндә йоклаганда,

Матур кыз, сылуым Хатирәм,
Ай сокланып үбә башыннан.

Хатирәкәй, сине күргән чакта,
Матур кыз, сылуым, Хатирәм,
Оялып та кояш тарсына.
Караңгы да төшеп, ай да калка,

Матур кыз, сылуым Хатирәм,
Йөзкәеңә нуры ярсына.

Оставьте комментарий