Вакытлыча түгел
Ничек яшәдем икән мин
Син очраган көнгә кадәр?
Бер ел үткән кебек, сине
Бер тәүлек күрмәсәм әгәр.
Ничек яшәдем икән мин
Син очраган көнгә кадәр?
Бер ел үткән кебек, сине
Бер тәүлек күрмәсәм әгәр.
Җырларым булып,
Моңнарым булып,
Кердең, син минем
Кердең күңелгә.
Онытылмас булып,
Онытылмас булып,
Кердең күңелгә,
Кердең күңелгә.
Бакчаларда чәчәк ата
Син утырткан бөрлегән.
Ул да сине көтә сыман,
Ник килмисең, бер генәм?
Җыеп кырдан бөрлегән,
Килгән иркәм, бер генәм.
Ә мин аңа сөюемне
Белдерәлми тилмерәм.
Бөдрә таллар таң җиленнән
Тирбәлә талгын гына;
Бер сандугач өзелеп-өзелеп
Моңнарын агылдыра.
Елга өстендә ялтырый
Алтын нурлар таңнарда.
Бөгелә-сыгыла баш ия
Бөдрә таллар ярларда.
Яшьләй кердең йөрәгемә,
Өзелеп сөйдем мин сине.
Тик мин ялгышканмын икән,
Алыштырдың бит син мине.
Ятлар биргән алсу чәчәк
Түшләреңә син кададың.
Мине генә сөям, дидең.
Күзгә карап алдадың.
Син сорама: «Бәхетлеме?» — диеп,
Синең белән үткән гомерем.
Мөмкин булса, кабат яшәр идем
Син янымда булсаң һәр көнен.
Кош булып барырмын сиңа,
Җаныңда терәк булса.
Өзелексез (Кош булып) сайрап торырмын —
Җаныңа кирәк булса.
Бәхетеңә тудым, үстем,
Ерак юллар, су кичтем.
Очраштырды Ходай безне
Гаҗәп карлы бер кичтә.