Кош булып барырмын сиңа,
Җаныңда терәк булса.
Өзелексез (Кош булып) сайрап торырмын —
Җаныңа кирәк булса.
Яңгырлар булып явырмын,
Яшнәрмен яшен булып.
Түгелермен күзләремнән,
Бәхетле яшен булып.
Калырмын синең гомерлек
Алыңда гөлең булып.
Син бер гәнә кара минем
Бәхетле көнем булып.