Гашыйклар каены

Һәр гашыйкның үз каены була
Сер чишәргә ялгыз калганда,
Уйга чумып зиһен таралганда,
Күңел тулып, йөрәк янганда.

Гашыйк иттең

Бер күрүдә, тик бер күрешүдә
Сихерләнде кебек йөрәгем.
Нишлим, нихәл итим, гашыйк иттең бит син.
Үзең генә, бугай, белмәдең.

Гашыйк булдыңмы әллә

Күзләреңдә йолдыз нуры балкый,
Йолдыз кабынганда тудыңмы әллә?
Бу көннәрдә бик бәхетле елмаясың
Син кемгәдер гашыйк булдыңмы әллә?

Гашыйк бул син миңа тагын бер

Офыкларны нурлап балкып киткән
Салават күпере күк бу гомер —
Көннәрне серле итәм дисәң,
Гашыйк бул син миңа тагын бер.