Гашыйк булам көн саен

Карашың әсир итә дә
Сүзеңнән эреп китәм.
Иркәм, назлы куеныңда
Сөю йомгагын сүтәм.

Алын ал итәр идем,
Гөлен гөл итәр идем.
Тормыш юлыннан үзеңне
Җитәкләп үтәр идем.

Кояш җылысы кирәк гел
Бүлмәдәге гөлгә дә.
Салкыннарда җылытучым,
Көч бирүчем челләдә.

Алын ал итәр идем,
Гөлен гөл итәр идем.
Тормыш юлыннан үзеңне
Җитәкләп үтәр идем.

Бәхет сулышын өрәсең,
Ашыкмый, табып җаен.
Сине тәүге кат күргәндәй,
Гашыйк булам көн саен.

Алын ал итәр идем,
Гөлен гөл итәр идем.
Тормыш юлыннан үзеңне
Җитәкләп үтәр идем.

Оставьте комментарий