Кил, кил

Белсәң иде, сөйгәнем,
Ничек яна йөрәгем,
Сине генә уйлап,
Үтә минем көннәрем.
Синсез калган кичләрдә
Йоклый алмыйм һичләр дә,
Сынама, җаным,
Кертмә һич мине гүрләргә.

Бер җыр булып туармын да…

Әле бер җыр булып туармын да,
Күңелләрдән шытып чыгармын.
Очрашулар алда мөмкин булса
Ялгыз уткәннәргә чыдармын.
Очрашулар алда мөмкин булса
Ялгыз уткәннәргә чыдармын.

Бөек татар

Сөйлисем дә килми,
Көйлисем дә килми,
Диварга да дәшүнең мәгънәсен күрмим.
Әллә олыгайдым,
Бәлки, күпне уйлыйм,
Тик шулай да, соңгы вакыт авыр йоклыйм.
Борчылам барсына,
Дөньяның зарына,
Бездән ниләр калыр, диеп дәвамнарга.
Тарихларда калды
Күмелеп милли байлык,
Аннан башка бит юк яшәү, — Аңла! Халкым!