Мин яратам, ә син — юк әле!

Сиңа ярты җаным ярып бирәм,
Бөтенесен бирсәм — үләрмен.
«Юләр икән!» («Юләр дә бу!») диеп аптырама,
Сине яратканга юләрмен.

Мин яратам сине (өченче вариант)

Әллә инде ялгыш күрдем,
Әллә инде язмыш тиде,
Юлларымда сине очраттым.
Күңелемнең бар назларын,
Җылылыгын, матурлыгын
Бер карашың белән уяттың!

Мин яратам сине (беренче вариант)

Синең күңел әйтерсең лә ап-ак бер кыш,
Үзе йомшак, үзе сап-салкын.
Кышкы кояш кебек саран синең назың,
Тик хисләрең генә гел ялкын.

Мин яратам сине (икенче вариант)

Күпме дөньяда кайгылар,
Күпме дөньяда хәсрәтләр!
Берни дә тормый,
Беркем кирәкми,
Сакла безне ялгызлыктан…
Мин яратам сине,
Мин юксынам сине…
Сакла безне ялгызлыкта.

Мин табынган күзләр

Хыялымда мин табынган күзләр
Көтмәгәндә генә табылды.
Моңа чаклы урап-урап үткән
Юлларыбыз килеп тап булды.