Мин синең бәхетең

Әллә ни уйлама, хатлар да юллама,
Көтәм мин тик синең килүең.
Күңелдә якты хис, көтәм мин иртә-кич,
Сагындым елмаеп-көлүең.

Юк, өзмә өметең, мин синең бәхетең,
Соң димә, әлегә соң түгел.
Күңелем түрендә, хыялым күгендә
Иң якты йолдызым син бүген.

Ышанып бетмисең, мәхәббәт юк, дисең,
Сөю ул, дисең, хыялда.
Яну бар, көю бар, наз тулы сөю бар
Булганда без әле дөньяда.

Юк, өзмә өметең, мин синең бәхетең,
Соң димә, әлегә соң түгел.
Күңелем түрендә, хыялым күгендә
Иң якты йолдызым син бүген.

Бакчада үрмә гөл кояшка үрлә гел
Җылысын, яктысын тыйганга.
Гөлләргә үрелеп, назларга төренеп,
Яшәрмен бары син булганга.

Юк, өзмә өметең, мин синең бәхетең,
Соң димә, әлегә соң түгел.
Күңелем түрендә, хыялым күгендә
Иң якты йолдызым син бүген.

Оставьте комментарий