Мин яратам сине (беренче вариант)

Синең күңел әйтерсең лә ап-ак бер кыш,
Үзе йомшак, үзе сап-салкын.
Кышкы кояш кебек саран синең назың,
Тик хисләрең генә гел ялкын.

Мин яратам сине, бәгыръкәем,
Җаным-тәнем белән яратам.
Бу дөнъяның назлы язы,
Кар-буранлы кышы,
Җәе-көзе белән яратам.

Синең күзләр әйтерсең лә язгы бакча,
Яшеллеге җанны иркәли.
Тәмен белеп кенә ул елмаеп-көлә,
Йә яратып кына үпкәли.

Мин яратам сине, бәгыръкәем,
Җаным-тәнем белән яратам.
Бу дөнъяның назлы язы,
Кар-буранлы кышы,
Җәе-көзе белән яратам.

Синең дөнъяң әйтерсең дә җәйнең үзе,
Аллы-гөлле киң бер болынлык.
Үз-үземне онытып, бары сиңа гына
Бер мизгелдә гашыйк булырлык.

Мин яратам сине, бәгыръкәем,
Җаным-тәнем белән яратам.
Бу дөнъяның назлы язы,
Кар-буранлы кышы,
Җәе-көзе белән яратам.

Оставьте комментарий