Мин синеке, син минеке

Йөрәктәге хисләремне саклыйм,
Сиңа гына бүләк итәргә.
Сихри, татлы, серле уйларымны
Сиңа гына телим әйтергә.

Син минеке, мин синеке, диеп,
Парын таба охшаш йөрәкләр.
Мин синеке, син минеке,
Бергә типсен безнең йөрәкләр,
Бергә типсен безнең йөрәкләр.

Ходай шулай насыйп иткән безгә,
Бер-беребезне өзелеп сөяргә.
Сөю, яшьлек гел янәшә барсын,
Сүрелмичә ерак көннәргә.

Син минеке, мин синеке, диеп,
Парын таба охшаш йөрәкләр.
Мин синеке, син минеке,
Бергә типсен безнең йөрәкләр,
Бергә типсен безнең йөрәкләр.

Мәхаббәткә һәрчак тугры калыйк,
Бергә яныйк кайнар утларда.
Кулны-кулга тотынышып атлыйк,
Үрнәк булыйк барлык парларга.

Син минеке, мин синеке, диеп,
Парын таба охшаш йөрәкләр.
Мин синеке, син минеке,
Бергә типсен безнең йөрәкләр,
Бергә типсен безнең йөрәкләр.

Оставьте комментарий