Мин яратам гашыйкларны

Мин яратам гашикларны,
Гашыйклар матур була.
Назлап сөйгән кыз алдында
Егет тә батыр була.

Тик кайчандыр таныш хисләр
Йөрәгемә ят кебек:
Хәзер инде яшь йөрәгем
Авызлыклы ат кебек!..
Мин яратам гашыйкларны!

Оставьте комментарий