Мин яратам сине (өченче вариант)

Әллә инде ялгыш күрдем,
Әллә инде язмыш тиде,
Юлларымда сине очраттым.
Күңелемнең бар назларын,
Җылылыгын, матурлыгын
Бер карашың белән уяттың!

Син минеке булмасаң да,
Минем өчен тумасаң да,
Мин яратам сине, җаныем!..

Сине күргән көннән алып,
Бар дөньяга кояш чыкты,
Күзләремдә кояш яктысы!
Син минем өчен җылы яз,
Син минем өчен хаклы көз,
Син бит минем җанның яртысы!

Син минеке булмасаң да,
Минем өчен тумасаң да,
Мин яратам сине, җаныем!..

«Мин яратам сине» диеп
Әйтергә дә куркып яшим,
Күңелемдә саклыйм ул сүзне.
Тик беркөнне түзә алмыйча,
Бар дөньяга кычкырырмын,
Мин яратам, диеп, үзеңне!

Син минеке булмасаң да,
Минем өчен тумасаң да,
Мин яратам сине, җаныем!..

Оставьте комментарий